Юбилейлар елында ‒ юбилей саны

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

«Гасырлар авазы-Эхо веков» журналының 100нче саны дөнья күрде. Юбилейлар елында бу журналның өченче саны. Журналның 2020 ел өчен беренче саны ‒ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, икенчесе ‒ ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, ә өченчесе ‒ басманың чирек гасырлык юбилеена багышланган, аның беренче номеры 1995 елның маенда чыккан.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан гамәлгә куелган басма, 1925 елда нәшер ителгән «ТССР Үзәк архивы язмалары» һәм 1928-1933 елларда чыккан «Бюллетень» журналларының традицияләрен дәвам итә.

«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган фәнни басмалары исемлегенә һәм РИНЦ системасына кертелгән.

Журналның эчтәлеге белән Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку залларында һәм басманың сайтында танышырга мөмкин.

Журналга «Россия Почтасы» АҖнең электрон каталогы буенча почта бүлегендә, онлайн режимында «Россия Почтасы» АҖ рәсми сайтында һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» порталында язылырга мөмкин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International