Татарстан Республикасы дәүләт архивында архив эшен формалаштыру бүлегенең баш архивчысы С.А. Танышева тарафыннан Республика неврологик центрының архив эше буенча җаваплы хезмәткәренә архив эшен оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.
Аңарга даими сакланылышта булган тасвирламаларны һәм шәхси состав тасвирламаларын төзү эше аңлатылды. Шулай ук эштән киткән хезмәткәрләрнең шәхси эшләренә бәйле документлар каралды. Даими сакланылышта булган эшләрне дәүләт архивына тапшыруның тәртибе билгеләнелде. Болардан тыш яңа бүленеп бирелгән архив бүлмәсендә документларны ничек итеп дөрес саклау буенча киңәшләр бирелде.