Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының дәүләт архивы муниципаль районнарның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф оешмаларына семинарлар уздыру циклын дәвам итә.

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының дәүләт архивы, Баулы районының Башкарма комитеты ярдәме белән берлектә, районның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф оешмаларына семинар үткәрде.

Анда муниципаль архивның хәзерге һәм булачак комплектлаштыру чыганагына керүче архивчылар катнашты. Семинар барышында оешмаларда архив эшен формалаштыру тәртибе, документларны тәртипкә салу, аларның кыйммәтен ачыклау, тасвирлама һәм номенклатураларны дөрес төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Семинарда мәгариф оешмаларының җитәкчеләре актив катнаштылар. Алар тарафыннан хезмәткәрнең шәхси эшенә караган документларның составы, эштән киткән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерү буенча сораулар бирелде. Шулай ук эшләрне тәртипкә салу һәм оешманың номенклатурасын төзүгә кагылышлы практик күнекмәләр күрсәтелде. Болардан тыш тыңлаучыларга “Архив от А до Я” методик материалы тәкъдим ителде. Анда оешма архивын формалаштыру турында тулы мәгълүмат бирелгән. Ул Татарстан Республикасы дәүләт архивы сайтының методик тәкъдимнәр бүлегендә урнаштырылган.

Семинарларда катнашучыларның гомуми саны 65 кешене тәшкил итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International