21 октябрь көнендәге архив эше мәсьәләләре буенча оешмага методик ярдәм күрсәтү буенча чыгыш

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге архивчылары Т.М. Платонова һәм В.Р. Петрова тарафыннан ООО “Авиасервис” оешмасына барылды.

Әлеге оешма белән Татарстан Республикасының дәүләт архивы хезмәттәшлек турында килешү төзегәннәр. Шунлыктан алар архивның комплектлаштыру чыганагы исемлегенә кертелгән.

Бу уңайдан архив эшен һәм эш башкаруны дөрес оештыру максатыннан, төп документлар эшләнмәсе турында лекция уздырылды. Лекция барышында архывчылар тарафыннан номенклатура эшләрен төзү мәсьәләләре аңлатылды. Шулай ук даими сакланылышта булган һәм шәхси состав буенча дөрес тасвирлама төзү кагыйдәләре каралды.

Документларны тәртипкә салу һәм аларны тегү буенча мастер-класс күрсәтелде.

Фикер алышу барышында документларны рәсмиләштерү, аларны саклау вакыты турында сораулар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International