«Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсы

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, ил һәм туган як тарихын өйрәнү, туган як тарихына карата кызыксынуны саклау һәм үстерү, буыннар арасында элемтәләрне ныгытуда ярдәм итү һәм Татарстан Республикасы Архив фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән тулыландыру, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоальбомын булдыру максаты белән оештырылды. Комиссия тарафыннан конкурска йомгак ясалды һәм нәтиҗәләр игълан ителде. Республиканың көндәлек тормышының бер көнен гәүдәләндерүче фотографияләр коллекциясен җыю максат итеп куелды. Нигез итеп 27 май - ТАССР төзелү турында декрет игълан ителгән көн алынды.

 

Фотоконкурска профессиональ фотографларның һәм һәвәскәрләрнең республикабыздагы вакыйгаларны, хезмәт елларын һәм районнар тормышындагы истәлекле мизгелләрне гәүдәләндергән эшләре кабул ителде һәм бәяләнде. Электрон фотодокументларның төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертү өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»на тапшырылды.

«Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсы-акциясе җиңүчеләре:

1 урын - Кулешов Евгений Виктор улы

2 урын - Шигабеева Ләйлә Искәндәр кызы

3 урын - Дегтярева Кристина Александр кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International