ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы», Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә, республиканың эре икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган оешмаларын Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларын туплау чыганаклары исемлегенә кертү буенча зур эш алып бара. 2020 нче ел дәвамында мәгариф, яшьләр һәм спорт, сәламәтлек саклау, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларының 60 тан артык оешмасы, Татарстан Республикасы дәүләт архивының комплектлау чыганаклары рәтенә кертелде.
Методик ярдәм күрсәтү нигезендә, 14 нче сентябрьдән 24 нче сентябрьгә кадәр, Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге тарафыннан, ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ның комплектлау чыганаклары исемлегенә кертелгән 60 яңа оешма өчен, архив эше буенча семинар-укулар оештырылды.
Семинар барышында оешманың архивын булдыру, документларны саклауның норматив шартларын тәэмин итү, оешма эшләре номенклатурасын төзү кагыйдәләре, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза үткәрү тәртибе һәм даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, шәхси состав буенча темалар каралды. Документларны тәртипкә салу һәм дөрес тегү буенча практик дәрес үткәрелде.