Профсоюз хәрәкәте тарихы ‒ катлаулы, күп вакыйгаларга бай булуын, аның үз-үзен билгеләү һәм нинди зур үсеш юлын үтүен күрсәтә. Елдан-ел социаль партнерлыкны үстереп, эш юнәлешләрен камилләштереп, оештыру бердәмлеген һәм теләктәшлеген ныгытып, кешегә, аның көндәлек ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар итүгә нигезләнгән традицияләрне саклап, камилләштереп киләбез. Профсоюзның көче ‒ аның бердәмлегендә, теләктәшлегендә һәм гаделлектә! Аның кешеләрендә, профсоюз кадрларында һәм аның активында дан һәм горурлык! Бергәләп башкарылган һәм дәвам итүче зур эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Профсоюз башкарган эшләр алга таба да кешеләр хөрмәтенә лаек булсын! Сезгә зур бәхет, иминлек һәм уңышлар телим