Татарстан Республикасы Дәүләт архивының чираттагы эксперт-методик комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы дәүләт программасы индикаторларының пландагы күрсәткечләренә ирешү проблемалары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең 2020 елның ярты еллыгында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең эш нәтиҗәләре турында карарын үтәү тәртибе каралды, республиканың кайбер ликвидацияләнгән оешмалары исемлеге билгеләнде, «Иң яхшы архивчы – 2020» республика һөнәри осталык конкурсын үткәрүнең методик мәсьәләләре буенча фикер алышынды.