2020 нче елның 11 нче августында ДБУ «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т.М. һәм Платонова Т.М. тарафыннан «Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы» на чыгыш ясалды. Эш башкару һәм архив эшендә документлар белән эшләүне оештыруда рәис урынбасары Исхакова З.З. кызына һәм архив өчен җаваплы хезмәткәр Струценко А.М. кызына методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
2007-2019 нчы елларның шәхси состав, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләре, даими саклау документлары кыйммәтлелегенә экспертиза үткәрелде. Документлар күләме 33 данәне тәшкил итә. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын эшкәртү буенча консультация күрсәтелде. Эксперт комиссиясе, архив турындагы нигезләмәләр, эш башкару буенча инструкцияләр төзү буенча методик киңәшләр бирелде.