Архив эше буенча семинарның беренче мәйданчыгы МБББУ «Балык Бистәсе муниципаль районы Балалар иҗаты үзәге» базасында оештырылды. Семинарда районның мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Эшләр номенклатурасын төзү, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза үткәрү тәртибе буенча лекцияләр тыңланылды. Документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде. Семинар барышында хезмәткәрнең шәхси эшенә керүче документлар составы буенча сораулар бирелде.
Семинарда 45 кеше катнашты.
Семинарның икенче мәйданчыгы муниципаль архив, авыл хуҗалыгы өлкәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен оештырылды. Семинарда катнашучыларга оешманың архивын оештыру, оешма эшләре номенклатурасын төзү кагыйдәләре, шәхси состав һәм даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, саклау шартларын оештыру турында мәгълүмат бирелде. Даими саклау эшләре тасвирламаларын төзегәндә һәм шәхси состав буенча еш очрый торган хаталар каралды.
Семинарда 38 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында медицина карталарын цифрлаштыру буенча чаралар планын гамәлгә ашыру чикләрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» хезмәткәрләре тарафыннан «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» һәм Лаеш районы үзәк хастаханәсенә медицина карталарына инвентаризация үткәрү буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
Методик һәм практик ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре буенча архивларга медицина карталарын инвентаризацияләү буенча эшне активлаштырырга тәкъдим ителде.