Архивта төн!

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

2020 елның 7 августында беренче тапкыр Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архивының документлар саклау бүлмәсенә керү өчен уникаль мөмкинлек ачылды.

Биредә сакланучы һәр документ-ул тарих. Татарстан архивларында 7,5 миллионнан артык саклау берәмлеге исәпләнә. Ул Россиядә саклау күләме буенча дүртенче урында тора. Анда 1709 елдан 2012 елга кадәр саклана торган, шулай ук XI-XVII гасырларның аерым документлары бар.

Дәүләт архивы бинасында узган чара барышында кунаклар республикабыз тарихы дөньясына чумдылар, борынгы карталарны, фотосурәтләрне, документларны һәм китапларны торгызырга мөмкинлек бирә торган реставрация һәм документлар технологиясе белән таныштылар. Белгеч җитәкчелегендә генеалогик агач төзеп, үз тамырларын белделәр.

«Архивта төн» – яңа белемнәр, мөмкинлекләр һәм уңай эмоцияләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International