Федераль дәүләт автоном югары белем биру учреждениесе “Казан (Идел буе) федераль университетынын” Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары арасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясенә ия булу өчен фәнни эшләр конкурсы игълан ителде

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Конкурс эшләре 2020 елның 20 февраленә кадәр КФУ ның Гыйльми советына карауга тәкъдим ителә. Җиңүчеләр конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры этабыннан соң билгеләнә, алар Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты стипендиясен алачак.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтынын «Конкурслар. Грантлар» булегендә урнаштырылган.

Конкурсны финанслау «2016 – 2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасында каралган максатчан чаралар хисабына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International