Горохова
Людмила Васильевна
БИОГРАФИЯ

Л.В. Горохова – Татарстан һәм Россиянең иң абруйлы тарихчыларының берсе. Һөнәри эшчәнлеге дәверендә ул республиканың архив эше үсешенә зур өлеш кертә.

Мәскәү Тарих-архив институтын тәмамлаган Л.В. Горохова 1966 елда ТАССРның Үзәк дәүләт архивына эшкә җибәрелә, анда фондларның баш сакчысы вазыйфасына билгеләнә.

1969 елда ук аны иң җаваплы участокларның берсенә – архив директоры урынбасары вазыйфаларын башкару белән берлектә, документларны куллану бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ул гражданнар һәм оешмаларның запросларын үтәү эшен җитәкли, массакүләм мәгълүмат чараларында архив документларын популярлаштыру белән шөгыльләнә, күргәзмәләр оештыра, Татарстан галимнәре белән берлектә архив документлары җыентыкларын әзерли.

1986 елдан 2015 елга кадәр Л.В. Горохова Татарстан Республикасы Милли архивы директоры була. Аның актив катнашында архивның өстенлекле бурычларының берсе – анда булган документларның сакланышын тәэмин итү хәл ителә. Архивның матди-техник базасын ныгыту һәм үстерү буенча җитди чаралар үткәрелә.

Людмила Васильевна җитәкчелегендә архивта электрон куллану фондын булдыру кысаларында документларны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. Гражданнар һәм оешмаларның запрослары буенча документларны тиз арада ачыклау өчен документларга мобиль мәгълүмати-бай эзләү аппараты булдырыла.

Л.В. Горохова архивны комплектлау һәм документларны эксперт бәяләве методикасына һәм практикасына зур өлеш кертә, ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең эксперт-тикшерү комиссиясе рәисе булып тора.

Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Л.В. Горохова республика җитәкчелеге һәм Россия архив хезмәте тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә. 1970 елда ул В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, 1993 елда аңа ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, 1998 елда-РФ атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеме бирелә. 2018 елда республикада архив эшен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Людмила Васильевна «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International