2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан чит илләрдән татар халкының тарихын чагылдырган документларны кайтару буенча актив эшчәнлек алып барыла.

Узган ел Төркиядәге Татарстан Республикасының вәкаләтчелеге ярдәме белән шунда яшәгән якташларыбызның документлары дәүләт архивына тапшырылды.

Үз чиратында билгеле бер сәяси һәм социаль вакыйгалар булып тору сәбәпле, якташларыбызның күпчелеге, мөһаҗир булып, башка чит төбәкләргә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Аларның күбесе мәгърифәтле, югары сәнгать вәкилләре булган. Үзләре белән алар гаиләләрен һәм китапларын алганнар.

2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды. Нәкъ менә әлеге шәһәрдә 1935 елда беренче мәчет төзелгән булган.

Институтка документларны әлеге җәмәгатьчелекнең бер вәкиле булган Ракибә Килки тапшырган. Алар арасында татар гаиләләренең 26 шәхси документлары бар. Документларда чагылганча татар җәмәгатьчелеге Төркиягә күчеп китәргә теләгән булган. Документлардагы мәгълүматлар аша без татар милләтенең яшәү җирлеген, аларның эшчәнлек төрен, белем дәрәҗәсен һәм туганлык элемтәләрен ачыклый алабыз.

Ильяс Сададжиро Сакуманың япон телендәге мөселман догалыгы, Кобе шәһәренең беренче имамы Мадьяр Шамгуниның “Ислам диненең кыскача тәфсире”, 1938 елда Токиода нәшер ителгән “Ислам энциклопедиясе” һәм башка документлар аеруча да кызыксыну уята.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International